2020 елның 8 июленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 70 364 эшсез граждан исәпләнә. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,46 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 40 874 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 673 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,72 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 761 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 36 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.