Яр Чаллының «Кояшкай мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яңа технологияләр кертүгә зур игътибар бирелә. Шуларның берсе – эрготерапия. Дәресләрне тәрбияче Л.В. Полуэктова үткәрә. Ул «Дон» күп функцияле комплексының модульләрен кулланып, кул-аякларның хәрәкәт итү функцияләрен торгызу технологиясен актив куллана. Өстәмә рәвештә дәресләрдә йомшак һәм массаж туплар, бизибордлар, гади көнкүреш күнекмәләрен үстерү өчен стендлар, кер каптыргычлар, силикон ковриклар һ.б. кулланыла.
Тернәкләндерү башында педагог һәр балага диагностика ясый, аның нәтиҗәләре буенча авыруны, баланың яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхси эш планын билгели. Тәрбияче мускулларга йөкләнешне әкренләп арттыруны, ә дәресләрнең дәвамлылыгы конкрет модульнең төренә һәм авыруның үзенчәлекләренә туры килүен күзәтеп тора.
Дәресләр индивидуаль һәм аз төркемле формада үткәрелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар эрготерапия кабинетында бик теләп шөгыльләнәләр.