Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

8 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык учреждениеләрдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр. Белгечләр социаль хезмәт алучылар өчен викториналар, бәйрәм очрашулары, дәресләр һәм башка чаралар оештырдылар. Шулай ук бу көнне гаилә парларын хөрмәтләделәр.

Әйтик, Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә уеннар, «Гаиләне ясагыз» дип исемләнгән рәсем конкурсы узды.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларга бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре, гаилә кыйммәтләренең әһәмияте турында сөйләделәр. Шулай ук тәрбияләнүчеләр кызыклы конкурсларда катнаштылар.

Бөгелмәнең «Ялкын» социаль приюты педагоглары Ләйсән Сөләйманова һәм Анастасия Гусс балалар белән танып-белү чарасы үткәрделәр һәм балалар игътибарына «Гаилә – 7 мин» дип исемләнгән презентация тәкъдим иттеләр.

Арча муниципаль районында бәйрәм чаралары 2 нче һәм 3 нче социаль участокларда узды. Аларны «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үткәрде.

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2012 елда никахларын теркәгән парны котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International