Ел саен 8 июльдә илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шушы көнне бәйрәм итүгә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре дә кушылды. Алар үз карамагындагыларга бу бәйрәмнең тарихы, изгеләр Петр һәм Феврония тарихы турында сөйләделәр.
Аерым игътибар социаль хезмәт алучы гаилә парларына бирелде. Аларны котлап, ромашка чәчәге бәйләмнәре тапшырдылар. Сүз уңаеннан, нәкъ менә шушы чәчәкләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы булып санала.
Котлауларга волонтерлар да кушылды. Укучылар үз куллары белән открыткалар ясадылар, ә социаль хезмәтләр алучы Г. Галимова өчен кечкенә концерт оештырылды.
Биектау районында да социаль хезмәт алучыларны котладылар. Бу көнне «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре 38 гаилә парын котладылар, аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар, мәхәббәт һәм иминлек теләделәр.
