«Веста» үзәгендә бәйрәм онлайн-чарасы

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Марта Камалова «Гаилә учагын кадерләп саклап» дигән онлайн-чара үткәрде. Программаның максаты – үз гаиләңә мәхәббәт, гаилә традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Видеотрансляция режимында белгеч катнашучыларга Петр һәм Феврония тарихы турында сөйләде, бергәләп алар бәхетле гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр һәм югары этик идеалларга нигезләнгән балаларны тәрбияләү принциплары турында сөйләштеләр. Шулай ук педагог социаль хезмәт алучыларга әлеге гаилә бәйрәменең символы – ромашка чәчәге турында сөйләде.

Бәйрәм чарасы кызыклы узды һәм катнашучыларда бик күп уңай эмоцияләр һәм якыннарына мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итү теләге калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International