Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 3 564 эшсез граждан исәпләнә, бу 1 июльгә караганда 37 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Менделеевск, Кама Аланы һәм Чистайда эшсезләр саны азайды, анда 2020 елның 8 июленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 305, 510 һәм 1 245 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада Яр Чаллы (+351), Алабуга (+59) һәм Яшел Үзәндә (+62) эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә.