Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм викторинасы узды. Чараны социаль эш буенча белгеч Ирина Мөслимова үткәрде.
Теләче муниципаль районындагы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру дәвам итә.
7 июль көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Н.А. Мулюкина социаль участокта балигъ булмаганнар өчен физкультура дәресе үткәрде.
Җәйге каникуллар вакытында балаларның ялын оештыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Бала шәхесенең үз-үзен кулда тоту чарасы буларак ишегалды уеннары» дигән технология буенча төркемле дәрес үткәрде. 10нчы социаль участокта узган чарада 7 балигъ булмаган бала катнашты.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама районы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт инструкторы Лариса Евстратьева балалар арасында асфальтта рәсем конкурсы үткәрде. 10 балигъ булмаган бала катнашында чара 10нчы социаль участокның балалар мәйданчыгында узды.
Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында иң күңелле су бәйрәмнәренең берсе узды. Киң колач белән узган Нептун көне балаларның иҗади сәләтләрен һәм хәрәкәт активлыгын уен эшчәнлеге ярдәмендә активлаштыруга юнәлдерелгән иде.
Халык гореф-гадәтләренә хөрмәт, туган якка мәхәббәт, шулай ук социаль ярдәм күрсәтүдә торган балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Казан шәһәренең Мәскәү районында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ишегалды гаилә чарасы – Сабантуй үткәрделәр. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Марта Камалова «Игелек буыны» волонтерлар отряды белән берлектә «Татарстан – горур яңгырый!» чарасын уздырдылар.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 4 июлендәге 988 номерлы карары нигезендә, 4 500 сумлык эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме агымдагы елның май-август айларында билгеләнә.
6 июль көнне Түбән Камада «Содействие» АКБО базасында социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр һәм сиделкалар – өлкән кешеләр һәм инвалидларны карау буенча штаттагы хезмәткәрләр белән җыелыш узды.