«Шатлык» үзәге белгечләре ерак җирдә яшәүче гаиләләргә барып кайттылар

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгече һәм социаль педагогы ерак җирдә яшәүче гаиләләргә барып кайттылар. Үзәк хезмәткәрләре Зәй районының Александровская Слобода авылы социаль участогында, социаль һәм ведомствоара патронатта торучы гаиләләр янында булдылар.

«Яшүсмер» республика акциясе кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ата-аналар һәм балалар белән ата-аналар университеты һәм балаларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү программалары буенча дәресләр үткәрделәр. Ата-аналар төрле яшьтәге балаларны укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча яңа белемнәр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International