Ишегалды уеннары күңел ачу гына түгел, укыту чарасы да. Моңа Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ышана. Нәкъ менә шуңа күрә алар даими рәвештә «Ишегалды уеннары» технологиясе кысаларында чаралар уздыралар. Шушы көннәрдә мондый күңел ачу очрашулары 1 нче һәм 3 нче социаль участокларда узды.
Балалар «Ашап була-ашап булмый», «Вышибалы», «Кайнар бәрәңге», «Диңгез дулкынлана» һ.б. ишегалды уеннары турында белделәр, аларның кагыйдәләре белән таныштылар һәм аларны уйнап карадылар. Мондый уеннар вакытында балалар коммуникатив күнекмәләрне үстерә, командада эшләргә, бер-берсен ишетергә һәм ярдәм итәргә өйрәнә.