Лениногорск районында автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру дәвам итә

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Бөтенроссия янгын волонтер җәмгыятенең Татарстан республика бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм ПСЧ-66 янгын күзәтчелеге инспекторлары белән берлектә автоном янгын хәбәрчеләрен кую эшен дәвам итәләр. Күп балалы, аз керемле, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның торак урыннарында янгын хәбәрчеләре бушлай куела.

Бүген Лениногорск районында социаль куркыныч хәлдә булган һәм ведомствоара учетта торучы 29 гаилә дә янгын хәбәрчеләре белән тәэмин ителгән. Мондый җайланмалар кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатларында куела, чөнки алар сигнал биреп, кешеләргә янгын турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә.

Халык белән эшләү кысаларында янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелә, гражданнарга белешмәлекләр һәм автоном янгын хәбәрчесенең әшләү тәртибе турында инструкцияләр тапшырыла.

Ел башыннан «Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре катнашында 359 гаиләдә янгын хәбәрчеләре урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International