Лениногорск районында яшәүчеләргә социаль контрактны кабат төзү мөмкинлеге турында сөйләделәр

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорскның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина «Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада 12 кеше катнашты, алар белән элек социаль контракт төзелгән иде.

Очрашу гражданнарга 6 айга кабат социаль контракт төзү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелде. Белгеч катнашучыларга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү мөмкинлекләре һәм тәртибе турында сөйләде. Шулай ук ул мондый контрактның гамәлдә булу вакыты, аны рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеге турында аңлатмалар бирде. Гражданнар социаль контракт нигезендә алынган акчаларны нинди максатларда тотарга мөмкин икәнлеген белделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Барлык катнашучыларга да тиешле киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International