7 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова «Бәхетле гаилә – бәхетле ил» дигән конкурс-уен программасын үткәрде. Чара 12нче номерлы социаль участокта социаль хезмәт алучы 5 гаилә катнашында узды.
Программаның максаты – гаиләләрнең ялын оештыру һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру. Очрашу башында социаль педагог катнашучыларга Петр һәм Феврония, аларның чиста, якты һәм тугры мәхәббәте турында легенда сөйләде. Аннан соң гаиләләр күңел ачу һәм спорт бәйгеләрендә генә түгел, интеллектуаль конкурсларда да катнаштылар.
Бәйрәм барлык катнашучыларга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.