8 июль көнне Балык Бистәсенең үзәк мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды. Бәйрәмгә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 гаилә чакырылган иде.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре район халкына бәйрәм символы – ромашка белән беләзекләр тараттылар. Шулай ук паркта тематик фотозона оештырылды, анда теләгән һәркем истәлеккә фотога төште.
Әлеге чараның максаты балаларда үз гаиләләренә, өлкәннәргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, гаилә традицияләренә сак караш тәрбияләү иде.