Башка пилот төбәкләрдәге кебек үк, Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын уңышлы гамәлгә кертү дәвам итә. Озак вакыт карау системасы эшчәнлеге чикләнгән, кеше ярдәменә мохтаҗ булган кешеләргә комплекслы социаль-медицина ярдәме күрсәтүне күздә тота.
Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге проектны тормышка ашыруда 2019 елдан бирле катнаша. Өйдә социаль хезмәт алучы 426 кешенең 86сы проектны гамәлгә кертүдә катнаша.
Эш сыйфатын яхшырту өчен, проект кураторлары даими рәвештә башка төбәкләр, илләр тәҗрибәсен өйрәнәләр. Мисал өчен, «Тылсым» үзәге белгечләре Израиль коллегаларының тәҗрибәсенә игътибар иттеләр. Система үзәгендә өлкән кеше булырга тиеш, һөнәри өйдә тәрбияләү, тулы тернәкләндерү булырга тиеш – чит ил коллегаларының шушы һәм башка мөһим аспектларын Кукмара белгечләре озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында кулланырга планлаштыралар.