«Изгелек» үзәгендә укыту мастер-классы үткәрделәр

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Компьютер белән тормыш буенча» дигән мастер-класс үткәрде. Чара «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Белгеч дәрестә катнашучыларны «Тормыш буенча компьютер белән» программасының эчтәлеге белән таныштырды, аның көндәлек тормышта гамәли кулланылышы турында сөйләде. Инструктор билгеләп үткәнчә, программа мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны компьютерда һәм Интернетта эшләргә өйрәтүне күздә тота.

Әлеге чарада дүрт кеше катнашты. Алар дәүләт хезмәтләре порталы эше һәм Интернет аша дәүләт хезмәтләре алу мөмкинлекләре турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International