«Шәфкать» үзәге соцпедагогы гражданнарга эссе һава торышында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерде

2020 елның 10 июле, җомга

Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы «Җәйге чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре» һәм «Эссе вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән темаларга инструктаж үткәрде.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Альбина Тарынчева социаль хезмәт алучыларга җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре һәм кояш сугуны кисәтү буенча төп кагыйдәләрне искә төшерде. Чарада барлыгы сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International