Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Әлфинә Абдеева малайлар төркеме тәрбияләнүчеләре белән сәламәт яшәү рәвеше турында, зарарлы гадәтләр, шул исәптән наркотикларның организмга начар йогынтысы турында тематик әңгәмә үткәрде.
Балалар игътибарына китап күргәзмәсе һәм «Тәмәкегә һәм наркотикларга «Юк!» дип исемләнгән видеоролик тәкъдим ителде. Тәрбияче белән бергә балалар сәламәтлекне сакларга ярдәм итә торган һәм һәркемгә тормышларын тагын да кызыклырак, тулы һәм уңышлы итәргә мөмкинлек бирә торган сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштеләр.
«Үз сәламәтлегеңне саклауның бердәнбер дөрес ысулы – спорт белән шөгыльләнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм барлык начар гадәтләрдән баш тарту», – дип нәтиҗә ясады приютта тәрбияләнүчеләр.