Яр Чаллыда «Мин әни» социаль проектын гамәлгә ашыру буенча уртак эшчәнлек турында килешү имзаланды

2020 елның 10 июле, җомга

Ел саен Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан авыр тормыш хәлендә булган балалар һәм гаиләләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле практикаларын үстерүгә юнәлдерелгән инновацион социаль проектларны сайлап алу конкурсы үткәрелә. 2019 елда Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Яңа туган балалардан баш тарту профилактикасы» тематик юнәлеше буенча әлеге конкурсның җиңүчесе булды.

Бу елның июнь аенда «Мин әни» Йөклелек стадиясендә социаль ятимлекне профилактикалау эшен оештыру, баш тарткан балаларның өлешен киметү» проектының чаралар планын тормышка ашыру кысаларында башкаручылар вәкилләре – йөкле хатын-кызлар белән эш алып баручы Кама балалар медицина үзәгенең медицина хезмәткәрләре белән оештыру очрашуы булды. Проектның эш төркеме җитәкчесе очрашуда катнашучыларны аның эчтәлеге, максатлары һәм бурычлары белән таныштырды, аны тормышка ашыру планын тәкъдим итте. Фикер алышу һәм пандемия аркасында килеп туган шартларны исәпкә алып, хезмәттәшлек турында килешүләр төзү барышында ведомствоара эш кысаларында чаралар оештыру өчен җаваплы затлар билгеләнде.

«Кызганычка каршы, яңа туган балаларыннан баш тарткан аналар очрый әле. Әлбәттә, бу хатын-кызларның сабыйларын ятим калдыруларының сәбәпләре бар. Әниләре хата ясамасын өчен, аларга вакытында ярдәм кулын сузарга, психологик ярдәм күрсәтергә, социаль гарантияләр һәм ташламаларны тәэмин итә торган дәүләт оешмалары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәтергә кирәк. Ведомствоара хезмәттәшлек яңа туган баланы кабул итүдә шикләнүче хатын-кызлар белән эшләүнең тизлеген тәэмин итәчәк, бу әнигә гаиләне саклау файдасына бердәнбер дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәчәк», – ди проект җитәкчесе Альмира Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International