9 июль көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре арасында «Коррупциягә «Юк!» дип әйтик» исемле аңлату чарасы үткәрелде. Коррупция турында дәресне юрисконсульт Любовь Наумова үткәрде.
Чарада катнашучылар белән коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча инструктаж, коррупция гамәлләре һәм хокуксыз гамәлләр нәтиҗәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук учреждениедә плакат ясадылар һәм коррупциягә каршы тематика буенча брошюра әзерләделәр.