Татарстанда хезмәт хакын түләү буенча бурычларны каплау эше дәвам итә

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Шулай итеп, «Мелиорация» Бөгелмә КМК» ААҖ 25 хезмәткәр алдындагы гомуми 1 364,651 мең сумлык бурычын түләде.

«Анжи Юниор» футбол клубы» спорт ассоциациясе 1 хезмәткәргә 115 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International