Әтнә районында Абдуллиннар гаиләсен котладылар

2020 елның 10 июле, җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Әтнә районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Зөлфирә Сәлахиева һәм социаль эш буенча белгеч Абдуллиннар гаиләсен котладылар.

Мәдхия Миңнегариф кызы һәм Фатыйх Абдулла улы 62 ел инде мәхәббәт һәм татулыкта яшиләр. Үзара аңлашу, ышаныч һәм тугрылык хөкем сөргән гаилә район халкының барысында да соклану һәм хөрмәт уята. Бәйрәм уңаеннан «Изгелек» комплекслы үзәге вәкилләре өлкән яшьтәге кешеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм нык сәламәтлек, имин картлык теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International