«Чишмә» комплекслы үзәгендә яшүсмерләрнең интернет-куркынычсызлыгына игътибар иттеләр

2020 елның 10 июле, җомга

«Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә онлайн-дәрес үткәрелде. «Интернетта куркынычсыз эш турында мин нәрсә беләм?» дигән чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече А.Х. Кашапова оештырды.

Дәрес барышында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар викторинада катнашты, виртуаль дусларын кыерсытмыйча гына Интернетта аралашырга өйрәнде. Шулай ук аларга Интернеттагы зарарлы һәм куркыныч мәгълүматтан үзеңне ничек саклау турында сөйләделәр.

Дистанцион чара яшүсмерләрнең җаваплы һәм куркынычсыз үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, Интернетта һәм мобиль элемтә аша янаган хокук бозулардан саклану ысуллары турында белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International