Буа балалары саф һавада яңа уеннар белән танышты

2020 елның 10 июле, җомга

Бу атнада Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Ишегалды уеннары» технологиясен кулланып чара үткәрделәр. Ул «Яшүсмер» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар» исеме астында икенче этап кысаларында үткәрелде.

Чара Яшьләр паркында узды. Башта балалар белән инде танылган ишегалды уеннары турында сөйләштеләр, ә аннары яшь социаль хезмәт алучыларга «Тугыз таш» уены тәкъдим ителде. Балалар билгеле бер аралашу күнекмәләрен, үз-үзеңне тоту нормаларын үзләштерделәр, тормыш тонусын арттырдылар, эмоциональ һәм физик халәтне яхшырттылар.

Дәресне тәмамлап, белгечләр балаларга җәйге каникуллар – саф һавада йөрү һәм уеннар өчен вакыт, әмма шул ук вакытта табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында онытырга ярамый, дип искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International