«Астра» тернәкләндерү үзәгендә җәй көне балаларның куркынычсызлыгы турында кайгырталар

2020 елның 10 июле, җомга

9 нчы июль көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Җәйге чорда балалар куркынычсызлыгы» дигән презентация чарасы узды. Чараның максаты – балаларны җәйге чорда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Дәрес башында көндезге бүлек тәрбиячеләре балаларга «Җәен куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән презентация күрсәттеләр, анда бу чорда балалар юлыгырга мөмкин булган гадәттән тыш хәлләр җентекләп өйрәнелде. Аннан соң балалар алган белемнәрен ныгыттылар, үзләрен һәм якыннарын саклау өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген кабатладылар.

Профилактик чарада барлыгы 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International