ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Җәйге чорда балаларның ялын оештыру, шулай ук күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау максатыннан балигъ булмаган казанлылар өчен вакытлыча тору төркемнәре эше кысаларында көн саен чаралар, шул исәптән квестлар, интерактив уен программалары үткәрелә.

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина «Ә безнең ишегалдыбызда!» исемле спорт чарасын үткәрде. Очрашу 11нче социаль участокның җәйге мәйданчыгында узды.

Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр җәйге каникулларны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә. Балалар кызыксыну буенча түгәрәкләргә йөриләр, төрле чараларда катнашалар, спорт белән шөгыльләнәләр. Приют белгечләре балаларның һәрьяклап үсеше өчен барлык шартлар да тудыралар.

14 нче июль көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр «Алабуганы данлаган танылган кешеләр» дигән темага түгәрәк өстәл оештырдылар.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева җитәкчелегендә «Төймәләрдән дизайн картинасы» дигән иҗади дәрестә катнаштылар. Чара « Старость в радость » Хәйрия фонды тарафыннан видеоконференция режимында узды.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән компьютер грамоталылыгын арттыру буенча дәресләр үткәрелә.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

9 июль көнне онлайн режимда пенсионерлар арасында компьютер ярышлары буенча X Бөтенроссия чемпионаты узды.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен дәресләр үткәрелә.

Бүген Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» комплекслы үзәгендә районның профилактика системасы субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Балигъ булмаган алты бала тәрбияләнүче өч гаилә эше каралды.

Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруны дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International