Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен дәресләр үткәрелә.
Дәресләрнең максаты:
- кулларның вак моторикасын ныгыту;
- күрү игътибарлыгын һәм хәтерне үстерү;
- логика, иҗади фикерләүне үстерү.
Интернат карамагындагылар шәхси дәресләрдә зур кызыксыну белән катнашалар. Бармакларның бөгелүе хәтер, игътибарлылык үсешенә йогынты ясый. Шул ук вакытта бармаклар өчен гимнастика ассиметрик характерда, бу баш миенең ике ярымшарын да уйларга җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.