Питрәч районында Җиңү юбилеена багышланган проектларны тормышка ашыру дәвам итә

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруны дәвам итә.

Шушы көннәрдә «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» проекты кысаларында үзәк белгечләре балигъ булмаганнар белән бергә тыл хезмәтчәннәре Людмила Ивановна Киселева һәм Елизавета Григорьевна Михайловада булдылар.

Әңгәмә барышында Елизавета Михайловна һәм Людмила Ивановна балалар белән Бөек Ватан сугышы елларында халыкның хезмәт һәм хәрби батырлыклары турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Балалар, үз чиратында, әбиләргә үзләренең  уңышлары турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, истәлекле открыткалар тапшырдылар. Очрашу ахырында өлкәннәр һәм яшүсмерләр изге теләкләр белән алмаштылар.

«Ветеран белән якшәмбе көн» проекты кысаларында белгечләр балалар белән сугыш ветераны Михаил Васильевич Козлов янына бардылар. Мондый очрашулар үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияли, балигъ булмаганнарны Россиянең мәдәни мирасына җәлеп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International