Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветераны Хөсәен Гайсә улы Абунаевны туган көне белән котладылар.
Кукмараның «Тылсым» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән «Безнең ишегалды уеннары» дигән чара уздырганнар. Саф һавада мондый очрашуларның максаты – балаларның каникул вакытында ялын оештыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән «Гадәттән тыш хәлләрдә кеше иминлеге һәм кешене саклау» дигән танып-белү онлайн-әңгәмәсен үткәрделәр.
Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Нептун көненә багышланган музыкаль-спорт чарасы узды.
Лениногорск районында «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең икенче этабы – «Каникуллар» актив тормышка ашырыла.
15 июль көнне Татарстанның Тәтеш районында 4нче социаль участок территориясендә яшәүче гаиләләргә ведомствоара экскурсия оештырылды.
2020 елның 15 июленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 72 559 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 195 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,57 % тәшкил итә.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидулина № 5 социаль участокның балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен хокук сәгате үткәрде. Чараның максаты – шәхес хокукларына һәм ирекләренә хөрмәт тәрбияләү, балаларның хокукый культурасын формалаштыру иде.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән 506 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 кешегә кимрәк.
Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Баулы районы Татар Томбарлысы авыл җирлегендә «Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм нык!».