Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән компьютер грамоталылыгын арттыру буенча дәресләр үткәрелә.
Дәресләр барышында интернат карамагындагыларны гади компьютер программалары белән эшләргә өйрәтәләр, ПК төзелеше белән танышалар. Өлкәннәр үз белемнәрен үстерү белән беррәттән клавиатура һәм тычкан белән эшләү нәтиҗәсендә алар вак моториканы үстерә, ә Интернетта эшләү аларның танып-белү кызыксынуларын үстерә һәм күзаллауларын киңәйтә.