Квестлар һәм уен программалары: Казан балалары каникулларны ничек уздыра

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Җәйге чорда балаларның ялын оештыру, шулай ук күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау максатыннан балигъ булмаган казанлылар өчен вакытлыча тору төркемнәре эше кысаларында көн саен чаралар, шул исәптән квестлар, интерактив уен программалары үткәрелә.

Шулай итеп, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Күңелле стартлар» спорт-уен программасы уздырдылар. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм«Бергә күңеллерәк» балалар өчен вакытлыча тору төркеме катнашты.

Уеннар һәм конкурслар Г.К. Орджоникидзе исемендәге скверда узды. Конкурсларда һәм ярышларда катнашып һәр бала үзенең спорт күнекмәләрен, төгәллеген, зирәклеген күрсәтә алды. Чарада катнашучыларга «Минем җәй» дигән асфальтта рәсем конкурсы аеруча тәэсир ясады.

Казанның Вахитов районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Мин социумда» клубы кысаларында «Якыннанрак танышыйк» дигән бәйрәм уздырдылар. Балалар ишегалдында уеннар уйнадылар, җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар. Чара татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль хезмәт буенча белгеч тарафыннан эмоциональ сфераны һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән «Исемнәр музыкасы» арт-терапия уен программасы уздырылган. Очрашуда «КлубОК» җәйге отряды балалары катнашты. Тренинг күнегүләрен башкару игелеклелек атмосферасын булдырырга, ә балаларга – эмпатия хисен үстерергә, үзләрен бер команда әгъзасы итеп тоярга, берләшергә ярдәм итте.

Саф һавада оештырылган чаралар балаларга һәм аларның ата-аналарына бик күп уңай эмоцияләр китерде, коммуникатив күнекмәләр формалаштыруга, социаль активлыкны арттыруга һәм балигъ булмаганнарның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International