Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина «Ә безнең ишегалдыбызда!» исемле спорт чарасын үткәрде. Очрашу 11нче социаль участокның җәйге мәйданчыгында узды. Әлеге чарада 15 бала катнашты.
Балалар коллективын берләштерү һәм ишегалды уеннары белән танышу максатыннан социаль эш буенча белгеч балаларга «Киттек», «Чишмәкәй», «Диңгез дулкынлана», «Салават күпере», «Песи, песи, нинди каймак» уеннарын тәкъдим итте. Аннан соң балалар ике төркемгә бүленеп, төркем уеннарына җәлеп ителде. «Бәрәңге», «Ашарга ярый-ашарга ярамый», «Мин биш исемне беләм», «Буталчык» кебек күңелле уеннар уйнадылар.
Дәресне тәмамлап, белгеч балаларга җәйге каникуллар – саф һавада йөрү өчен вакыт, ләкин шул ук вакытта куркынычсызлык кагыйдәләре турында да онытырга ярамый, дип искә төшерде. Балалар белгечкә кызыклы уеннар өчен рәхмәт әйттеләр һәм кабат очрашырга белдерделәр.