Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр җәйге каникулларны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә. Балалар кызыксыну буенча түгәрәкләргә йөриләр, төрле чараларда катнашалар, спорт белән шөгыльләнәләр. Приют белгечләре балаларның һәрьяклап үсеше өчен барлык шартлар да тудыралар.
Профориентация нигезләрен формалаштыру максатыннан тәрбиячеләр Рафаэль Нуриев һәм Рәхим Абдуллин балалар өчен «Калморза» ҖЧҖ кырларына экскурсия оештырдылар. Чара авыл хуҗалыгы тармагы һөнәрләре турында таныштыру әңгәмәсе белән башланып китте. Балалар агрономнарның, механизаторларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен, тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән кешенең нинди сыйфатларга ия булуын белделәр. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләргә тиешле белем алырга мөмкин булган уку йортлары турында сөйләделәр.
Балалар үз тәрбиячеләре җитәкчелегендә арпа, сабан бодае, рапс чәчүлекләрен карадылар. Балалар педагоглардан әлеге культуралар, аларны үстерү технологияләре, туфрак эшкәрткәндә, чәчүдә һәм урып-җыюда эшли торган техника турында мәгълүмат алдылар. Малайлар техника турында сораштылар, ә кызлар арпа, бодай, рапс мае ашлыкларыннан җитештерелә торган азык-төлек сыйфатлары белән кызыксындылар. Рапс чәчәкләреннән нектар җыйган умарталар да игътибардан читтә калмады. Шулай итеп, балалар рапс кыйммәтле баллы культура булуын белделәр.
Экскурсия ахырында балалар хәйриячеләр бүләк иткән самолетларны җыйдылар һәм күккә очырттылар. Төрле төстәге самолетларның очуы кәеф күтәренкелеге өстәде.