9 июль көнне онлайн режимда пенсионерлар арасында компьютер ярышлары буенча X Бөтенроссия чемпионаты узды.
Россия Федерациясенең 69 субъекты арасында Татарстан Республикасы төркеме мактаулы 6нчы урынны, ә Идел буе федераль округы төркемләре арасында 3нче урынны алды.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче И.В. Чернобровкина хатын-кызлар арасында абсолют беренчелектә «Яшь кулланучы» категориясендә алтын медаль яулады.