Алабуга интернат-йортында төймәләрдән дизайн картиналары ясыйлар

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева җитәкчелегендә «Төймәләрдән дизайн картинасы» дигән иҗади дәрестә катнаштылар. Чара « Старость в радость » Хәйрия фонды тарафыннан видеоконференция режимында узды.

Башта катнашучылар гофрокартоннан фон әзерләделәр: гуашьны пластик кисәкләре яки иске пластик карта ярдәмендә салдылар, шул рәвешле картинаның рельефын ясадылар. Аннары кисточка белән агач ясадылар һәм аны буядылар. Фон яхшы кипкәннән соң төрле форма, фактура һәм төстәге төймәләр, бисер ярдәмендә агачның яфракларын, чәчәкләр, болытлар ясап куйдылар. Кайберләре төймәләрдән декоратив рама ясадылар.

Иҗади процесс өлкән кешеләрне бик кызыксындырды, нәтиҗәдә, һәр йортта булган гади һәм уңайлы материаллардан бик матур һәм гадәти булмаган эшләр килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International