Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән 491 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 15 кешегә кимрәк.
Социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне һәм караучысызлыкны профилактикалау максатыннан Казан шәһәренең Вахитов районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Хәзинә эзләгәндә» исемле интерактив программа уздырдылар, ул иҗтимагый адаптациядә кыенлыкларны җиңүгә юнәлгән иде. Чара «КДМУ волонтерлар-медиклары» хәрәкәте волонтерлары белән берлектә оештырылды.
«Актив ата-ана мәктәбе» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Киров районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Конфликтсыз аралашырга өйрәнәбез» дигән төркемле дәрес үткәрделәр. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларның ата-аналары катнашты.
«Ура, каникуллар!» кыска вакыт тору җәйге лагере һәм «2014-2020 елларда Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәренең В.И. Суриков ис. скверында «Куркынычсыз велосипед» дигән чара узды. Анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучы балалар катнашты.
20 июль көнне Алексеевск муниципаль районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе М.А. Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән «ТАССРның тарихи мозаикасы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара шахмат көненә багышланган турнир узды. Чараның максаты – логик фикерләүне, интеллектуаль сәләтләрне үстерү ысулы буларак, уеннарны популярлаштыру, балаларда коммуникатив һәм ихтыярый сыйфатлар тәрбияләү.
Питрәч муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар» дип аталган икенче этабы кысаларында чаралар үткәрүне дәвам итәләр.
Бөтенроссия #ГАИЛӘМЯРДӘМЕНДӘ акциясе кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тематик чара үткәрделәр.
Биектау муниципаль районында «Яшүсмер-2020» профилактик операциясе кысаларында профилактика субъектлары вәкилләре катнашында даими рәвештә ведомствоара рейдлар үткәрелә.
Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 20 июлендәге 185-рп номерлы тиешле боерыгы хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.