Питрәч муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар» дип аталган икенче этабы кысаларында чаралар үткәрүне дәвам итәләр.
Шушы көннәрдә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән «Буш вакыт ритмында» дигән программа буенча ишегалды уеннары уздырылды. Социаль участокларда мондый чаралар комплекслы үзәк белгечләре тарафыннан даими үткәрелә. Бу балаларның каникул вакытында ялын сәламәтлек өчен файдалы итеп оештырырга ярдәм итә. Моннан тыш, мондый очрашулар кысаларында балалар белән интернет-бәйлелек, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр үткәрелә.
20 июль көнне чара балалар шәһәрчеге территориясендә узды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында балигъ булмаган балалар белән асфальтта «Безнең Җиңү!» рәсемнәр бәйгесе үткәрелде. Шулай итеп, оештыручылар сүзләренә караганда, балаларның Бөек Ватан сугышы тарихына карата кызыксынуы арта, ветераннарга карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаша.
Шулай ук яшүсмерләр белән җәйге чорда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында әңгәмә үткәрелде, балалар өчен ышаныч телефоны турында буклетлар таратылды.