20 июль көнне Алексеевск муниципаль районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе М.А. Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән «ТАССРның тарихи мозаикасы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара балаларның Татарстанның истәлекле урыннары, милли гореф-гадәтләре турында күзаллауларын киңәйтү һәм тирәнәйтүгә, ТАССР тарихына карата танып-белү кызыксынуын формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
«Идел» һәм «Кама» дип аталган ике командага бүленеп, приютта тәрбияләнүчеләр туган якны өйрәнү викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук балалар белән республика дәүләтчелегенең барлыкка килү тарихы, республикада яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, үз хезмәтләре белән туган якны данлаучы кешеләр турында сөйләштеләр.
Соңыннан чарада катнашучылар туган район турында видеоролик карадылар һәм Татарстан Республикасы гимнын тыңладылар.
