«Балкыш» приютында яшәүчеләр #ГАИЛӘМЯРДӘМЕНДӘ акциясенә кушылды

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Бөтенроссия #ГАИЛӘМЯРДӘМЕНДӘ акциясе кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тематик чара үткәрделәр.

Дәрес барышында өлкән төркем балалары гаилә кыйммәтләренә багышланган презентация карадылар, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләштеләр һәм тату гаиләгә хас булган сыйфатларны билгеләделәр. Шулай ук балалар гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр һәм аларның мәгънәсе турында фикер алыштылар. Чара ахырында балалар үз куллары белән мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка ясадылар.

Тәрбияче Татьяна Звягинцева сүзләренә караганда, мондый дәресләр балаларда гаилә кыйммәтләре турында дөрес күзаллаулар формалаштыра, якыннарына һәм тирә-юньдәгеләргә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International