«Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр шахмат-шашка ярышларында катнаштылар

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара шахмат көненә багышланган турнир узды. Чараның максаты – логик фикерләүне, интеллектуаль сәләтләрне үстерү ысулы буларак, уеннарны популярлаштыру, балаларда коммуникатив һәм ихтыярый сыйфатлар тәрбияләү.

Шахмат-шашка турниры ике өлештән торды. Беренче этап дүрт биремне үз эченә алды: «Шахмат фигурасын тап», «Фигуралар адашты», «Шахмат тактасы», «Блицтурнир». Соңыннан балалар үзара гына түгел, тәрбиячеләр белән дә ярыштылар. Шашка һәм шахмат уены барлык катнашучыларга да бик күп уңай эмоцияләр бирде һәм ял итү өчен менә дигән шөгыль булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International