Республикада «Яшүсмер-2020» профилактик операциясе дәвам итә

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Биектау муниципаль районында «Яшүсмер-2020» профилактик операциясе кысаларында профилактика субъектлары вәкилләре катнашында даими рәвештә ведомствоара рейдлар үткәрелә.

20 июльдә ведомствоара патронатта торучы гаиләләр һәм сигнал карта булган гаиләләр өчен кичке рейд үткәрелде. Күчмә чараларның максатлары: торак-көнкүреш шартларын тикшерү, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрү, автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеген тикшерү һәм аккумуляторларны алыштыру.

Шулай ук ата-аналар белән балигъ булмаганнарны тәрбияләү, укыту һәм аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча аңлату әңгәмәсе үткәрелде. Чара барышында белгечләр 15 гаиләдә булдылар, анда 36 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Алар арасыннан 4 гаилә муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышына чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International