Хәзерге вакытта тормыш эшчәнлекләре чикле булган, инвалид, авыр авырулы һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең саны ел саен арту проблемасы актуальләшә бара. Өлкән кешеләр һәм инвалидлар, теге яки бу хроник авыру белән бәйле медицина ярдәме белән беррәттән, тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларга да мохтаҗ.
Татарстан Республикасы Президентының «2020 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2020 елның 2 маендагы № УП-265 Указы нигезендә 2020 елның 31 июле – Корбан бәйрәм – эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль патронатта һәм ведомство учетында торучы гаиләләрне тикшерүне дәвам итәләр.
Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Наталья Калугина һәм психолог Римма Сәйфиева балигъ булмаган балалар белән «Сәламәт җәй» дигән чара уздырдылар.
22 июль көнне Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Файдалы һәм зарарлы гадәтләр» дигән викторина узды. Дәреснең максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында күзаллаулар формалаштыру иде.
Бөгелмә муниципаль районындагы «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарның өйләренә барып йөрүләрне дәвам итәләр.
«Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Китап дөньясының тылсымы» программасы кысаларында «Түбән Каманың истәлекле урыннары» дигән виртуаль экскурсия уздырдылар.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә гарденотерапия дәресләре үткәрелә. Технология өлкән төркем тәрбиячеләре Р.Ш. Гарипова һәм Е. В. Тарасова тарафыннан тормышка ашырыла.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» дигән авторлык программасында катнашты.
2020 елның 22 июленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 73 762 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 203 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,63 % тәшкил итә.