Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 20 июлендәге 185-рп номерлы тиешле боерыгы хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага илнең цифрлы телетапшырулар форматына күчүе буенча проектны тормышка ашыруга керткән зур өлешен билгеләп үтте.