Казанда яшүсмерләрнең ата-аналарын конфликт ситуацияләрен чишәргә өйрәтәләр

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

«Актив ата-ана мәктәбе» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Киров районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Конфликтсыз аралашырга өйрәнәбез» дигән төркемле дәрес үткәрделәр. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларның ата-аналары катнашты.

Төркем дәресенең максаты - конфликтлы ситуацияне һәм аннан чыгу юлларын аңлауда, ата-аналарга гаиләдә конфликтлы хәлләрне хәл итүдә кыенлыкларны җиңеп чыгуда ярдәм итү.

Ата-аналар «Нәрсә ул конфликт?» презентациясен карадылар, «Өч ишек һәм өч юл» дигән проект тестын үтәделәр, ә «Гаиләдә конфликтны ничек булдырмаска?» әңгәмәсе вакытында психолог белән бергә конфликт вариантлары һәм катлаулы хәлдән чыгу юллары турында фикер алыштылар.

Шулай ук дәрес кысаларында ата-аналар белән «Мин ата-ана» дигән психологик уен үткәрелде, ул ата-аналар компетентлыгы дәрәҗәсен күтәрүгә, психология һәм ата-ана педагогикасы буенча теоретик һәм практик белемнәрне актуальләштерүгә, бала тәрбияләүдә проблемаларны хәл итү күнекмәләрен булдыруга юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International