«Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе» акционерлык җәмгыятендә персоналга ихтыяҗ булу сәбәпле, 16 июль көнне Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге эш бирүче көне үткәрде.
2020 елның 1 июненнән 20 декабренә кадәр республикада «Милли проектлар: Татарстан 2020» фотоконкурсы үткәрелә. Иң яхшы эшләр басма һәм электрон республика массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, шулай ук Татарстанда күргәзмә мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.
Шушы көннәрдә «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле белән берлектә шәһәр музеена экскурсия оештырдылар. Чарада закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр катнашты.
Бүген Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең шәфкать туташы яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча инструктаж үткәрде. Хезмәткәрләр өчен мондый чаралар үзәктә атна саен үткәрелә.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Ябык даирәдән чыгу» клубының чираттагы онлайн-дәресе – «Корбаннар психологиясеннән арындыру» узды. Психолог Наталья Емельянова үткәргән чарада социаль хезмәт алучы хатын-кызлар катнашты.
Халык уены – балаларны милли гореф-гадәтләргә җәлеп итүнең менә дигән ысулы. Ул әхлакый сыйфатлар булдыруга, ихтыяр көчен тәрбияләүгә, әхлакый хисләргә, зирәклеккә, реакция тизлегенә йогынты ясый. Уен аша коллектив алдында җаваплылык хисе һәм командада эшли белү тәрбияләнә.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Ялкын» ишегалды клубы мәйданчыгында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева «Минем туган ягым – Татарстан» дигән рәсем конкурсы үткәрде.
Ел саен 20 июльдә дөньяда Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1966 елда Бөтендөнья шахмат федерациясе карары белән гамәлгә кертелде, сүз уңаеннан, әлеге федерация шул ук көнне, ләкин 1924 елда оешкан.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр җәйге каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрә. Әле күптән түгел генә балалар ЗАГСка виртуаль сәяхәт ясадылар.
Инновацион технологияләр кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгечләре пыялада рәсем ясау буенча дәрес үткәрделәр.