Татарстанның өч моношәһәрендә эшсезләр саны кимеде

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән 491 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 15 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Түбән Кама һәм Менделеевск шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2020 елның 22 июленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 3 621 һәм 311 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Яр Чаллы (+288), Алабуга (+27), Яшел Үзән (+39) һәм Чистайда (+7) эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International