Казанның яшь велосипедчыларына яктылык кайтаргыч наклейкалар тапшырылды

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

«Ура, каникуллар!» кыска вакыт тору җәйге лагере һәм «2014-2020 елларда Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәренең В.И. Суриков исемендәге скверында «Куркынычсыз велосипед» дигән чара узды. Анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучы балалар катнашты.

Балалар өчен чараны Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә оештырдылар. Балигъ булмаган юл хәрәкәтендә катнашучыларны велосипед белән идарә итү, яктылыкны чагылдыручы элементларны куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклегенә тагын бер кат инандылар, юлда йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында викторина сорауларына актив җавап бирделәр.

Очрашу ахырында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашучыларга «Куркынычсыз юл» дигән мәгълүмати буклетлар һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен юлларда күренергә ярдәм итә торган яктылыкны кире кайтара торган наклейкалар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International