Эльмира Зарипова пандемия чорында татарстанлыларга ярдәм чаралары турында сөйләде

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» дигән авторлык программасында катнашты.

Журналист белән әңгәмә барышында ведомство башлыгы Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы вәзгыять, бүгенге көндә кирәкле белгечлекләр һәм хәзер кайсы тармакларда иң күп вакансияләр булуы турында сөйләде.

Интервьюның аерым блогы Россия Президенты В.В. Путин инициативасы буенча кертелгән балалы гаиләләргә ярдәм итүнең моңарчы күрелмәгән чараларына багышланган иде.

Пандемия чорында татарстанлыларга ярдәм итү буенча республика чаралары арасында Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе, аерым алганда, гражданнарны бушлай азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү. Министр Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, 4 этап эчендә республикада 208 188 азык-төлек җыелмасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International