ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2020 ел
җомга

22 июльдә Зәй шәһәре пляжларына ведомствоара рейд оештырылды. Комиссия әгъзалары ял итүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, шулай ук суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән белешмәлекләр тараттылар. 

Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта менә инде икенче ел «Мин әйтәм!» проекты тормышка ашырыла. Бүген балалар коммуникатив карточкаларны гына түгел, GoTalk 4+ коммуникаторын да уңышлы үзләштерәләр.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү кысаларында сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре белән хезмәттәшлекне дәвам итәләр.

23 июль көнне Балык Бистәсе районы мәчете янындагы скверда Алабуга шәһәренең «KASTAMONU» заводы генераль директоры ярдәмчесе белән очрашу узды. Завод агач эшкәртү тармагының дөнья күләмендә әйдәп баручы җитештерүчесе булып тора.

Серафим Борисович Рождаев Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2019 елның декабреннән бирле яши. Бөек Ватан сугышы ветераны, ул көчле рухлы һәм шат күңелле кеше булып кала.

Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта тормышка ашырыла торган «Мин әйтәм!» проекты кысаларында балаларны альтернатив һәм өстәмә коммуникация чаралары ярдәмендә аралашырга өйрәтү эше дәвам итә.


23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Тәтеш муниципаль районы «Колос» агрофирмасы» ҖЧҖ 94 хезмәткәр алдындагы гомуми 2 096,182 мең сумлык бурычын түләде.

Бу хезмәттән 65+ категориясенә караган ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар, ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасы буенча дару препаратларын алу хокукына ия затлар бушлай файдалана ала.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәресләр үткәрелә. Бүген, кулларның вак моторикасын торгызу максатларында, шәфкать туташы туп белән дәресләр үткәрде.

Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарны өйләренә барып тикшерүне дәвам итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International