Бөгелмә муниципаль районындагы «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарның өйләренә барып йөрүләрне дәвам итәләр.
Чаралар нинди дә булса авырулар яисә яшь буенча төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны даими карап торуга мохтаҗлыкны ачыклау максатыннан үткәрелә. Чара кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшчәнлеге турында мәгълүмат белән буклетлар тапшырыла, шулай ук хезмәткәрләр янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү, җинаятьчелек һәм COVID-19 буенча аңлату эшләре алып баралар.