Хәзерге вакытта тормыш эшчәнлекләре чикле булган, инвалид, авыр авырулы һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең саны ел саен арту проблемасы актуальләшә бара. Өлкән кешеләр һәм инвалидлар, теге яки бу хроник авыру белән бәйле медицина ярдәме белән беррәттән, тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларга да мохтаҗ.
Әлеге проблеманы хәл итү өчен Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тәрбия мәктәбе эшли. Районнарда мондый мәктәпләр булдыру Татарстанда «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү этапларының берсе булды.
22 июльдә «Шатлык» үзәгендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнары өчен дәрес узды. Мәктәп тыңлаучылары гомуми тәрбиянең теоретик һәм практик күнекмәләре, дәвалана торган авыруларда барлыкка килгән өзлегүләрне профилактикалау, гигиена тәртибе, туклану һәм ашату кагыйдәләре, табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү алымнары белән таныштылар. Шулай ук аларны таяк, култык таяклары, коляскалар һәм башка техник тернәкләндерү чаралары белән дөрес кулланырга өйрәттеләр.
Уку барышында абсорбирлау киемен куллану, шәхси гигиена буенча процедуралар үткәрү, өзлегүләрне профилактикалау буенча гамәли күнекмәләр дә өйрәнелде. Мондый чаралар, бер яктан, авыру өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыруга, икенче яктан – карау процессын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән.
Зәйдә дәресләр тубәндәге адрес буенча уза: Ленин ур, 29 А. Дәресләргә язылу 8 (85558) 2-82-19 телефоны буенча башкарыла.